Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның 60 меңгә якын пенсиядәге авыл кешесе авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиягә өстәмә ала

Түләү авыл хуҗалыгында төрле һөнәрләр буенча 30 елдан да ким булмаган вакыт хезмәт иткән, картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы һәм авылда яшәүләрен дәвам итүче кешеләргә тиеш.

Пенчиягә "авыл” акчалата өстәмә 1511 сум тәшкил итә, ягъни беркетелгән түләүнең 25% ы, ул 2021 елның 1 гыйнварыннан 6044 сумга җиткән. Мисал өчен, пенсионер 80 яшькә җиткән яки беренче төркем инвалид булса, беркетелгән түләү күләме икеләтә арта һәм 12088 сум тәшкил итә. Бу өстәмә закон белән билгеләнгән беркетелгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1511 сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, өстәмә акча хезмәт стажын шәһәрдә тутырып, аннары авылга күчеп китүчеләргә кагылмый. Әгәр кеше авыл җирендә эшләсә, аннары шәһәргә күчсә, аның өчен ташлама алу хокукы авыл җирлегенә күчкәндә саклана, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев