Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның 6 меңнән артык ветераны Җиңүнең 75 еллыгына яңа фатир алды

Программаны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды гамәлгә ашырды.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына яңа фатирны 6 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны алды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Марат Зарипов сөйләде.

«Җиңүнең 75 еллык юбилей елында Дәүләт торак фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын төгәлләде. Әлеге программаның соңгы катнашучысы май аенда Җиңү көне алдыннан фатир алды. Программаны гамәлгә ашыру чорында барлыгы 6 меңнән артык ветеран торак алды», - дип билгеләп үтте Зарипов.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның маенда фатирны Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны 93 яшьлек Бибинур Лотфуллина алды, ул элек документларда хаталар аркасында иске йортта уңайлыклары булмаган хәлдә яшәргә мәҗбүр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев