Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның 25 меңнән артык гаиләсе яңа түләү алды

Президент йөкләмәсе буенча керемнәре аз булган гаиләләр өчен яңа түләүне 8-17 яшьлек 25 мең татарстанлының ата-аналары алган, аларның 8,5 меңнән артыгы «күп балалы» статусына ия.

Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде.

Кагыйдәләр буенча, түләү өчен гаризалар 30 эш көненә кадәр каралырга мөмкин. Гаилә кабул ителгән карар турында шәхси кабинетка тиешле хәбәрнамә алачак. Түләү хупланган очракта, акча гариза бирүче счетына 5 эш көне эчендә күчәчәк.
Түләү өчен гаризаны дәүләт хезмәт ләре порталында, РПФ һәм КФҮ клиент офисларында бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, тү ләү гаилә нең җан башына уртача кереме төбәк тә яшәү минимумыннан ким рәк, гаилә нең милке билге ләнгән таләп ләрдән артмаган, ә ата-аналарның расланган кереме яки аның булмавының нигезле сәбәбе булган очракта, гаиләләргә ихтыяҗны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнә.
Яңа түләү күләме дә ата-аналар кеременә бәйле, ул Татарстанда бала яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ын тәшкил итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X