Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстаннан улына кияүгә чыккан хатын: «Кызганычка, Даниил качып китте»

52 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалимнең үзе уллыкка алган 20 яшьлек егеткә кияүгә чыгуы турында язган идек.

Хәзер Айсылу аерылышу турында гариза язарга җыена, ә аның 7 ай буе тормыш иптәше булган яшь ире өйдә юк. Нәрсә булган соң?

«Миңа моны әйтергә оят иде», – дип авыр сулый Айсылу һәм компьютерын кабызып җибәрә.

Мониторда – ул тәрбиягә алып үстергән Даниил, аның күзләре һәм иреннәре буялган, фотосында, клиентлары шалтыратсын өчен, телефон номеры бар.

Мин аны менә шушыннан чыгарырга тырыштым, җитди бәйлелектән дә, – дип, тәрбиягә алган улына кияүгә чыккан хатын беренче тапкыр «оят эш» дигән серен ача. – Даниилка безнең өебездән 18 яшендә чыгып китте, 2 ел элек 18 ноябрьдә кайтты, мин бу көнне хәтерлим. Бу «2 елны Сочида» үткәргәнен әйтте. Мин күрүгә үк барысын да аңладым. Аннары фаразлар расланды. Ул Сочига 2 елга укырга дип киткән иде, яисә эшләргә, Даниил шушы вакыт эчендә без аңа гаиләбездә бирергә тырышкан бар нәрсәне оныткан (Айсылуның әнисе аңа үги балаларын тәрбияләргә үлгәнче ярдәм иткән. – авт.), куркыныч гадәтләргә ияләнгән. Мин тәрбиягә алган баламны кулдан ычкындыруыма ояла башладым, чөнки 18 яшендә ул инде мөстәкыйль дип уйладым. Һәм үз хаталарымны төзәтергә кирәк икәнен аңладым – дәваларга, өйрәтергә. Шунда ук аны музыкаль белем алырга күндердем, җырчы карьерасында ярдәм итәргә вәгъдә бирдем», — дигән ул.

«Кызганычка, Даниил качып китте һәм мин аны аннан коткарырга тырышкан тормышка кире кайтты, – ди Айсылу. – Ә минем белән бары тик минем пычранган репутациям генә калды. Никадәр оят булса да, хәзер мин хакыйкатьне әйтергә мәҗбүр. Данил хәзер минем күзәтүем астында түгел, аны контрольгә алу мөмкин булмады, һәм иртәгә ул берәр нәрсә эшләсә, мин җаваплы булырга теләмим, шуңа күрә мин аерылышырга дип гариза бирәм. Әлегә кадәр минем ирем булган кеше үзен Интернетта сата, шуңа күрә аны коткарырга теләүчеләр дә булырга мөмкин. Минем кебек вокал белән түгел, башка берәр нәрсә белән, бәлки. Ул – сәләтле малай.

Чыганак: TATAR-TODAY.RU - ИҢ ХАЛЫКЧАН ТАТАРЧА САЙТ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев