Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстаннан Данила Новиков «Ты - супер!» тамашасы финалына узды

Минзәләдән 15 яшьлек катнашучы Дима Биланның “Держи” җырын башкарды.

Җырчы Данила Новиков "Ты супер!" тамашасы финалына үтте. Татарстанның Минзәлә районыннан 15 яшьлек катнашучы Дима Биланның «Держи!» җырын башкарды.

"Синең башкаруда Дима Биланны тыңлаганнан ким булмады", - диде чыгышыннан соң Даниланы озак вакыт кнопкага басмыйча дулкынланырга мәҗбүр иткән Игорь Крутой.

Дәртле чыгыш жюри әгъзаларына шулкадәр ошады ки, җырчылар Елка һәм Диана Арбенина, җырын “бис” алкышлары астында башкарган Данила янында биеделәр. Арбенина, хәтта, яшь минзәләленең "фанаткасы" булуын таныды.

"Безнең белән энергияң белән уртаклашасың. Моның өчен рәхмәт сиңа! - диде Елка. - Бу мин концерттан китәргә теләгән эмоцияләр. Һәм мин шундый хис-кичерешләр белән кешеләрнең минем концертлардан китүен теләр идем".

Данилга шоу финалына юлламаны Диана Арбенина бирде.

Кулиса артында яшүсмерне, әбисеннән кала, Төньякта бергә яшәгән ике абыйсы каршы алган. Хәзер алар Сыктывкарда яши һәм Татарстанда яшәүче бертуган энесе белән еш күрешә алмыйлар.

Данила Новиков әбисе Лилия Васильченко белән яши. Әтисе аның белән күрешми башлаган, ә әнисе улы берничә айлык кына булганда авариядә һәлак булган. Даниланың хыялы - киләчәктә баеп, әбисенә машина сатып алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев