Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанлыларга «кызыл» зона табибының эш көннәре турында сөйлиячәкләр

Турыдан-туры эфир вакытында табиб коронавирус белән бәйле вәзгыятьнең яхшыруы турында сөйләргә әлегә нигә иртәрәк булуы турында сөйләячәк.

 Ковид госпитальләрендәге табибларның эше турында турыдан-туры эфир 31 мартта Covid-19  таралуына каршы тору ТР Оператив штабының   һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Instagramдагы   аккаунтларында узачак.

 

Трансляциядә, ел буе "кызыл" зонада эшләгән табиб Саяр Сираҗетдинов беренче тапкыр катнашачак.

 

Табиблар стресс белән ничек көрәшә, пандемияне җиңәргә нәрсә ярдәм итә, ни өчен ситуацияне яхшырту турында сөйләшергә әле иртә - бу һәм башка сорауларга җаваплар эфир вакытында яңгыраячак.

 

Әңгәмә модераторы - Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Трансляция 11:00 сәгатьтә башлана.

Трансляциягә сылтамалар:   https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan, https://instagram.com/minzdravrt.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев