Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Татарстанлылар өчен Сириус": Яшел Үзән районында тантаналы төстә Астропарк ачылды

Эндельгардт исемендәге обсерватория территориясендә астрофизика һәм табигый фәннәр өлкәсендә КФУның фәнни-агарту үзәгенең күпфункцияле Астропарк күргәзмә павильонын тәкъдир иттеләр.

Тантаналы чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ финанслар министры урынбасары Алексей Лавров, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.


Обсерватория бакчасында Казан университетының Астрономия обсерваториясенә нигез салучылар Д.И. Дубяго һәм В.П. Энгельгардт хөрмәтенә скульптура ачтылар.


- Дөньяга ике дус, ике галим бүләк иткән матур мирас - ЮНЕСКО исемлегенә кертелүгә дәгъва кылучы искиткеч обсерватория. Без изге эш башкарабыз һәм мин барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәрипович.

Быел КФУның астрономия обсерваториясе ЮНЕСКОның башлангыч исемлегенә - ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас объекты статусына дәгъва кылучы объектлар исемлегенә кертелде.

- Бүген Энгельгардт исемендәге обсерватория Космосны өйрәнү урыны гына түгел, районның туристларны җәлеп итү нокталарының берсе булып тора. Без хәтта фәнни туризм кластеры үсеше турында сөйли алабыз. Безнең өчен бу - районның социаль-икътисади үсешенең яңа векторы һәм Татарстанның федераль дәрәҗәдә уңай имиджын формалаштыру өчен зур плюс, - дип чыгыш ясады сәламләү сүзе белән Михаил Афанасьев.


Район башлыгы Казан университеты коллективына обсерватория һәм Татарстанның бөтен астрономия җәмгыяте хезмәткәрләренә һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Астропаркта студентлар өчен интерактив күргәзмәләр, конференцияләр, симпозиумнар, җәйге һәм кышкы мәктәпләр, мәктәп укучылары өчен лагерь сменалары үткәрү планлаштырыла. Биредә "Планетаара станция" интерактив коридоры, тематик мультимедиа инсталляциясе, даими эшләп килүче экспонатлар күргәзмәсе - «Восток» ракетасы макеты, космик аппаратлар макетлары урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев