Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанлылар 4 млрд сумнан артык милек салымы түләгәннәр инде

Салым хезмәткәрләре республика халкыннан барлыгы 7,9 млрд сум җыярга планлаштыра.

Татарстан Республикасы халкы быел республиканың берләштерелгән бюджетына 4 млрд сумнан артык салым түләгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

"Ел башыннан бирле республиканың берләштерелгән бюджетына 4 млрд 200 млн сум милек салымы кергән инде. Аларга зур рәхмәт әйтәсе килә, бездә намуслы салым түләүчеләр», - диде Сафиуллин.

Агымдагы 2019 елда барлыгы 7 млрд 900 млн сум тәшкил иткән. Шуның 4 млрд 400 млн сумы транспорт салымы, мөлкәткә - 2 млрд 300 млн сум, җир салымы - 1 млрд 200 млн сум, дип өстәде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, милек салымнарын 2020 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев