Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанга яз соңга калмыйча, үз вакыты белән килә

6 апрельдән республикада һава температурасы 0 градустан күтәрелә башлый.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Март суык торса да, республикага яз үз вакыты белән, соңга калмыйча килә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте.

“Еллык уртача күзәтүләрне без норма дип саныйбыз. Норма буенча, безнең республикада уртача тәүлек температура 6 апрельдә 0 градустан күтәрелә башлый. Әгәр һава температурасы бер атнадан 0 градус чиген уза икән, димәк, яз үз вакытында килә дигән сүз.

Интернеттан да якынча фаразларны карадым. Анда да 6 апрельдән соң һава торышы әкренләп күтәрелә башлый дип язылган. Әгәр шулай икән, без март салкын килсә дә, яз соңга кала дип әйтә алмыйбыз. Бу – республика өчен уңай, үз вакытында килә торган яз”, – диде Шайтанов.

Галимнең күпьеллык күзәтүләре буенча, басуда кардан ачылган урыннар 10-11 апрельдә күренә башлый. Кырларда барлык кар 17-19 апрель ахырында эреп бетә. 3 майда исә туфрактагы туң тулысынча эреп бетә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода Зеленодольск весна

2
X