Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанга М12 трассасын төзүгә уннарча миллиард керәчәк

Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры фикеренчә, юл төзелеше киләчәктә яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан аша узучы М12 «Мәскәү - Түбән Новгород - Казан» тизйөрешле автомобиль юлы участогының бәясе 163 млрд сум дип бәяләнә. Бу сумманың 60%ы республикага федераль бюджеттан җибәреләчәк. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Лаеш районы Каип авылында яшәүчеләр белән очрашуда хәбәр итте.

"Бүген бәя 163 млрд. сум дип бәяләнә. Татарстан Республикасы өчен бу тулаем региональ продуктка саллы өстәмә. Бу яңа эш урыннары да, илебезнең көнчыгышы һәм көнбатышы арасындагы зур бәйләнеш тә", - дип сөйләде Хәнифов.

Аның сүзләренә караганда, республика буенча трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк. Трасса ике этапка бүленәчәк, дүрт хәрәкәт полосасын, биш транспорт чишелешен һәм 76 ясалма корылманы кертәчәк. Полоса тизлеге - 120 км/сәг.

Искәртеп узабыз, хакимият вәкилләренең М12 автомагистрален төзү мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек белән очрашуы бүген ТР Лаеш районы Каип авылында узды.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстанда М12 автоюлы төзелеше буенча эшче төркем төзелүе турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев