Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанга боз, яңгыр һәм 22 м/с ка кадәр тизлектәге җил килә ⠀

Пәнҗешәмбе көнне, 30 июльдә, синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм 32 градуска кадәр эсселек вәгъдә итә.

ТР гидрометүзәге фаразлавынча, иртәгә көннең икенче яртысында һәм кич белән республика территориясендә һәм Казанда яшенле, көчле яңгыр һәм боз көтелә. Яшенле яңгыр вакытында секундына 15-17 м/с, урыны белән 22 м/с тизлектә кыска вакытка җил көчәюе күзәтелергә мөмкин.

Төнлә һаваның минималь температурасы нульдән 13-18 градус югары булачак. Пәнҗешәмбе көндез һава 27-32 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X