Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанэшмәкәрләренә ярдәм күрсәтелде

2020 елда Татарстан эшмәкәрләренә ярдәмгә 3 млрд сум юнәлдерелгән иде 2020 елда Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы линиясе буенча 3 млрд сумнан артык финанс ярдәме алдылар. Дәүләт программаларын, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ярдәм күрсәтелде. 

482 млн сум федераль бюджеттан, 1 млрд сум республика бюджетыннан бүлеп бирелде, калган акчалар 2020 елда Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды капиталы исәбенә җибәрелде.


 

Республиканың 1200дән артык оешмасы һәм шәхси эшмәкәрләре финанс ярдәмнән файдаланды.

Агымдагы елда 1,2 млрд сумлык 670 микрозайм хупланды. 2020 елда микрофинанс продуктлары программасы киңәйтелде. Ярдәм чаралары буенча иң зыян күрүчеләр исемлегенә кермәгән, әмма 30% ка кадәр акчаны югалткан эшмәкәрләр, моношәһәрләрдән эшкуарлар, индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары резидентлары, икътисадның реаль секторыннан эшкуарлар, инвесторлар, яңа эшкуарлар - студентлар һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар, үзмәшгульләр исәп тота алган. "Перезагрузка" микрофинанс продукты (икътисадның реаль секторыннан эшкуарлар өчен) һәм "Бер процентлы" (иң зыян күрүчеләр исемлегенә кермәгән, әмма 30% ка кадәр табышны югалткан эшмәкәрләр өчен) аеруча зур ихтыяҗ булган.

Республиканың гарантия фонды 325 эшмәкәрне хуплады. Поручительләр бизнес вәкилләренә заем акчаларын 7,4 млрд сумга җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

2020 елда эшмәкәрләр 277,2 млн сумга лизинг ярдәме алган. Ярдәмне ТР Төбәк лизинг компаниясе күрсәтте. 

Шулай ук эшкуарлар арасында иң кирәкле чараларның берсе булып субсидияләр тора. Агымдагы елда эшкуарларның 100 млн сумлык кредитлары буенча ставкалары һәм азык-төлек продуктларын китерү буенча сервислар хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнары 28 млн сумлык субсидияләнде.

 

Финанс программаларының күп өлешен гамәлгә ашыру 2021 елда дәвам итәчәк. Программаларның һәркайсы аның барлыкка килү һәм үсешенең барлык этапларында кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән.


Консультация өчен телефон: 8 (843) 524-90-90

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев