Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда үзмәшгульләр саны 170 000 кешегә якынлашты

Татарстанда үзмәшгульләр махсус салым режимы эшли башлаганнан бирле (2019 елда) 40,6 млрд сум акча эшләгән, дип хәбәр итте республика Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте. Үзмәшгульләр саны 169 000 кеше тәшкил иткән.

Һөнәри керемгә салымнан файдаланучыларга ярдәм итү мәсьәләсе - «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының өстенлекләреннән берсе. Мондый чаралар арасында - «Үзмәшгульләр» микрозаймы бирү. Бу программа буенча ике елга кадәр еллык 6% белән 500 000 сумга кадәр акча алырга мөмкин. Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50%ы күләмендә поручительлек бирә.

Моннан тыш, узган ел министрлык үзмәшгульләрне республика бюджеты хисабына субсидияләү программасын башлап җибәрде. Әлеге проект буенча 300дән артык кеше түләүсез 50 млн. сумга якын акча алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X