Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең журналистлар бүген Яшел Үзәндә үзизоляция режимы сакланышын ачыклады

Кешеләр әлегә кадәр бүгенге вәзгыятьнең шаяру гына түгеллеген аңламый һәм шәһәр буйлап, кунакка яки елга буенда йөрүләрен дәвам итә.

Татарстанда үз-үзен изоляцияләү режимын бозган өчен 250дән артык кешегә штраф салынды
2 апрельдән хокук бозучыларга 15-40 мең сум штраф яный. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре 1 апрельгә үзизоляция режимын бозган өчен 28 беркетмә төзегән. Штрафларга чит илдән килгән һәм авырулар белән контактта булган татарстанлылар җәлеп ителде, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

"1 апрельдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.03.2020 № 234 карары буенча үзизоляция режимын бозган өчен административ җаваплылыкка идарә белгечләре тарафыннан РФ КоАП 6.3 маддәсе буенча 252 граждан җәлеп ителде (гражданнарга 100 сумнан 500 сумга кадәр күләмдә штраф)", - дип шәрехләделәр Роспотребнадзорда.

Ведомствода, шулай ук, 2 апрельдән хокук бозучыларга инде җитди штрафлар яный - 15 меңнән 40 мең сумга кадәр. Моннан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, судка кальян хезмәтләрен туктатып тору турында 15 материал тапшырылган. 12 материал буенча оешмалар эшчәнлеген 60 тан 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору турында карар кабул ителде.

Бүген безнең журналистлар, Әйшә һәм Загородная янында вакытлыча урнашкан постларга рейд белән чыкты.

- Туташ, ә сез бездә үзизоляция режимы барлыгын белмәдегезме?
Белә идем.
- Ә нигә соң алайса үз фатирыгыздан чыктыгыз?
- Миңа әни янына барырга кирәк иде, ләкин мин теркәлергә кирәк икәнен белмәдем.

Һәм менә шундый белмәмешләр ярты шәһәр! Бездә шундый сорау туа: сез интернет, телевидение, радио һәм газета-журналлар юк дөм караңгы авылда яшисезме әллә?!

Икешәр ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләре һәрбер машинаны туктатып, хәрәкәтләнүгә рөхсәт бирелгән белешмәнең барлыгын-юклыгын тикшерә.

Бик күп кенә автомобиль йөртүчеләр, кая да булса бару өчен нинди дә булса документ булырга тиешлеген белми яки белмәмешкә салыша.

Хөрмәтле дуслар, бүгенге көннән штрафлар булачак һәм “законны белмәү – җаваплылыктан азат итми” гыйбарәсен исегездән чыгармавыгызны үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X