Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда юеш кар һәм яңгыр көтелә

Республикада температура нормадан 5-6 градус югары булачак.

Атна ахырына кадәр Татарстанда һава торышын Россиянең Европа өлешендә хөкем сөргән циклон билгеләячәк. Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Республика территориясендә циклонның фронталь бүленеше аркасында атна ахырына кадәр тотрыксыз һава шартлары булачак. Татарстан синоптиклары урыны белән томан, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин дип кисәтә.

21-24 мартта һава температурасы нормадан 5-6 градус югары булачак. Төнлә температура 0...-6 градус салкын булса, көндез 0...+6 градус көтелә.

21 мартта төнлә һава температурасы -5 градус салкын тәшкил итәчәк. Көндез – 1 градустан 6 градуска кадәр җылы.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев