Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда яшәүче бер үк вакытта грипп һәм коронавирус белән авырый

Татарстанда бер үк вакытта грипп һәм Covid-19 яңа коронавирус белән авыру очраклары теркәлгән. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Хәлит Хәертдинов сөйләде.

"Хәзер исбатланган коронавирус инфекциясе һәм А гриппы белән 22 яшьлек пациент ята", - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.



Ул авыруын вакытында сизеп алган. Аны Республика клиник инфекция хастаханәсенә госпитализациялиләр һәм Covid-19 га каршы да, гриппка каршы да дарулар кабул итә башлый.

Тераперия ярдәмендә гәүдә температурасы нормальләшкән, пациентның хәле уртача авырлыктагы буларак бәяләнә, аның тормышына берни дә янамый. Болар барысы да вакытында мөрәҗәгать итү һәм дәвалауның иртә башлануы аркасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев