Татарстанда Халыкара СПИДка каршы көрәш атналыгы башланды
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт агымдагы елның 25 ноябреннән 5 декабренә кадәр 1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» һәм тематик консультация үткәрә.
Гражданнар мөрәҗәгать итә ала:
- «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалына эш көннәрендә 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00дән 16.30 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар аша: табиб эпидемиологлар - (84371) 5 63 46; консультация пункты - (84371) 5 72 63;
- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге- 8 800 555 49 43 (тәүлек буе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев