Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итү форматы билгеле булды

Рамазан тәмамлану уңаеннан Гает (тантаналы гыйбадәт кылу) Татарстанда live-форматта узачак. Һәр дин тотучы бәйрәм вәгазенә "ТНВ" телеканалында турыдан-туры трансляция ярдәмендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында яки "Хузур ТВ" YouTube-каналында кушыла алачак. Бу хакта республика мөфтие Камил Сәмигуллин белдерде.

Ул аңлатканча, бәйрәмнең мондый форматы турындагы карар яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле кабул ителгән. Мөселманнарга әле яңа тарихта Рамазанны беркайчан да быелгы кебек уздырырга туры килмәгән иде, дип белдерде дин әһеле.

"Без барыбыз да җанлы тугандаш аралашуны сагындык. Без барыбыз да Ураза бәйрәме намазында очрашырга телибез. Шул ук вакытта, бу катлаулы ситуациядә без барыннан да элек якыннарыбыз турында кайгыртуны таләп итүче исламның какшамас кыйммәтләренә таянырга тиеш. Бәйрәм намазын башкару - ваджиб, ә үзеңнекен һәм чит кешенең гомерен саклау - фард булуыннан чыгып эш итәргә тиешбез. Мәчетләрнең үлемгә китерә торган куркыныч авыруны тарату эпицентрына әверелүенә юл куя алмыйбыз, чөнки кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга хакыбыз юк ", - дип билгеләде Сәмигуллин. ⠀

Трансляция 24 майда 6:30 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк РФ президенты Владимир Путин мөселманнардан күмәк догалар кылмауларын һәм Ураза гаетен өйдә билгеләп үтүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев