Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда туристлык хезмәтләренә шикаятьләр саны ике тапкырга артты

Бик күп мөрәҗәгатьләр таҗлы пандемия аркасында туристлык сәфәрләрен гамәлдән чыгару белән бәйле.

Татарстанда бу елда туристлык сәфәрләре туктатылу аркасында туристик фирмалар эшчәнлегенә шикаятьләр саны артты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.

"Соңгы айда мөрәҗәгатьләр саны кимеде, әмма тулаем алганда 2020 елга бездә туристлык хезмәтләренә шикаятьләр саны 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга артты. Бу бик аңлаешлы, чөнки коронавирус инфекциясе буенча чикләүләр туристлык сәфәрләрен гамәлдән чыгаруга китерде ", - дип билгеләде Трофимова.

Ул Россия Хөкүмәте тарафыннан турхезмәтләр күрсәтү шартнамәләренең аерым тәртибе кертелүен искәртте - 2020 елның июленнән туроператорларның ике юлы бар: я акчаны кире кайтару, я алмашка ниндидер башка шундый тур бирү, шул ук вакытта кулланучы өчен бәя артмый.

"Бу тәртип 2021 елның ахырына кадәр гамәлдә, әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында турист турсәфәрдән баш тарта икән, мәсәлән, хәзер ноябрьдә, 2021 елның декабренә кадәр аңа бу сәфәрне алмаштыруны тәкъдим итә алалар", - дип хәбәр итте Марина Трофимова.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары, әгәр килешү ирекле тәртиптә өзелмәсә, мондый мәсьәләләр суд тәртибендә хәл ителергә мөмкин, дип өстәде.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ким дигәндә туристлык компанияләренең яртысы коронавирус пандемиясе аркасында үз эшчәнлеген туктаткан, әмма шул ук вакытта, ябылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев