Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлеккә коронавирус белән зарарлануның 59 яңа очрагын ачыклаганнар

Ун кеше хастаханәгә озатылган, калганнарын табиблар өй шартларында күзәтәчәк. Бу хакта оператив штаб хәбәр итә.

Сәламәтлек саклау министрлыгында, ике татарстанлы Covid-19 ны республикадан читтән алып кайткан, калган 57се йоктырганнар белән элемтәдә булган, саклану кагыйдәләрен үтәмәгән, шул исәптән битлек кимәгән һәм социаль дистанцияне тотмаган, дип аңлаттылар. Ун кеше хастаханәгә озатылган, калганнарын табиблар өй шартларында күзәтәчәк.

Кичәге күрсәткечләр белән чагыштырганда республикада йоктыру очраклары артты, авырулар саны 4 кешегә күбрәк.

Унөч районда Covid-19ның яңа очраклар расланды: Казанда чираттагы тапкыр чирләүчеләрнең саны иң күбе - 40 кеше, Яшел Үзән районыннан - 3 кеше, Алабуга, Түбән Кама, Норлат, Питрәч, Тукайда – икешәр, Яр Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Лаеш һәм Сарманда берешәр авыру ачыкланды.

Инфекция йоктырган 19 татарстанлыларның яшь аралыгы 30 яшьтән 50 яшькә кадәр. Бер балигъ булмаган татарстанлы, шулай ук, авыру йоктырган. 70 яшьтән 80 яшькә кадәрге алты өлкән кеше коронавирустан саклана алмаган.

Россия буенча бүгенге көнгә барлыгы 1 858 568 инфекция очрагы ачыкланган, шул исәптән Татарстан буенча 9044. Белгечләр авыру очракларын ачыклауга 66,7 млн тест үткәргән. Моннан тыш, республикада коронавирус инфекциясеннән үлемнең яңа очрагын идентификацияләделәр.
12 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан буенча үлемнәрнең гомуми саны 117 гә җиткән. 1969 елгы ир-ат үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Йөрәк җитешсезлеге фонында хәле катлаулана. Хроник авырулар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев