Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлеккә коронавирус белән авыруның 58 очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә иң күп яңа COVID-19 очрагы Казанда теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 58 яңа очрагын ачыкладылар. Монда инфекциянең җиңел формада яки, гомумән, симптомнарсыз очраклары да керә, дип хәбәр итә оператив штаб.

Иң күп яңа йоктыруларны Казанда (34) теркәгәннәр. Яр Чаллыда һәм Норлат районында - 4, Лаеш районында - 3. Иң аз сан – 2шәр авыру безнең Яшел Үзән һәм Биектау, шулай ук Аксубай, Арча, Әтнә, Бөгелмә, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч, Саба, Спас районнарында ачыкланган.

Илдә авыруның теркәлгән очракларының гомуми саны 8874 кә җиткән. Аларның 7827 се бөтен чорда аякка баскан, шул исәптән 35е узган тәүлектә. 114 кеше үлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев