Татарстанда тәүлеккә 73 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Бөтен чорда республикада Covid-19ның 9773 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә таҗ инфекциясенең 73 яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Аларның берсе читтән килгән очрак, калганнары - контактлы. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда коронавирустан 45 очрак теркәлгән, Яр Чаллыда - 6, Әлмәт, Югары Ослан районнарында - өчәр, безнең Яшел Үзән, шулай ук Биектау, Чүпрәле, Саба районнарында - икешәр, Азнакай, Апас, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Тукай районнарында - берәр.
Бөтен чорда Татарстанда Covid-19ның 9773 очрагы теркәлгән, 8527 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 63 кеше узган тәүлектә.
Кичә республикада коронавирустан өч үлем теркәлгән иде. Үлүчеләр саны 131гә җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев