Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 45 коронавирус очрагы ачыкланган

Соңгы 24 сәгать эчендә республикада янәдән контактлы зарарлану очраклары гына теркәлгән, 22 кешегә госпитализация кирәк булган, алты татарстанлы савыккан.

Региональ оператив штаб мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә Covid – 19 белән 45 зарарлану очрагы теркәлгән. Алты кеше сәламәтләнгән, 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган.

Авыручыларның яртысыннан артыгы - 25 кеше Казанда, тагын бишесе Яр Чаллыда. Әлмәт районында өч яңа очрак, Буа һәм Яшел Үзәндә икешәр очрак. Әлки, Биектау, Зәй, Лаеш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнарында зарарлану очраклары берәр.

Татарстан буенча бүгенге көнгә 19 066 зарарлану очрагы теркәлгән, 15 796 кеше сәламәтләнгән, 398 татарстанлының гомере өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев