Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 44 кеше коронавирус йоктырган

Озак вакыт эчендә республикада беренче тапкыр Covid-19 инфекциясен читтән кертү очрагы ачыкланган, 40 кеше терелгән.

Республика оперштабында хәбәр итүләренчә, бүген Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 контактлы һәм бер читтән кергән очрагы теркәлгән. Авыруның катлаулыгына бәйле рәвештә, госпитализация 13 граждан өчен кирәк булган.

Расланган очракларның гомуми саны - 264, 255 кеше терелде.

21 кеше - Казанда, дүртәр очрак Бөгелмә, Буа һәм Спас районнарында, өч авыру - Яшел Үзәндә, тагын икесе Арча районында. Яр Чаллы, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай районнарында бер яңа очрак теркәлгән.

Тулаем алганда, республикада 2020 елның 17 мартыннан бирле 19 153 татарстанлыга Covid-19 диагнозын куйганнар, аларның 15 909ы инде терелгән.

Бүгенге көндә республиканың 407 кешесе коронавирус инфекциясе нәтиҗәләреннән вафат булды, өстәвенә, биш үлем очрагы турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. Коронавирустан 117 021 кеше прививка ясаткан, шул исәптән 75 364 кеше вакцинаның ике фазасы белән прививка ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев