Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 37 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бүген республикада бер читтән кертелгән зарарлану очрагы теркәлгән, тәүлек эчендә 30 кешедән кимрәк кеше сәламәтләнгән.

ТР Оператив штабы хәбәр иткәнчә, бүген зарарлануның 37 яңа очрагының берсе читтән кертелгән дип табылган, калганнары контактта булганнар. Тәүлек эчендә 12 авыру хастаханәгә салынган, 29 кеше сәламәтләнгән. Ике үлем очрагы расланды, республиканың 5 502 кешесе прививка ясатты.

Казанда һәм Чаллыда авыручылар саны тигез диярлек - биредә 14 һәм 13 кеше авырып киткән. Азнакай һәм Баулы районнарында - икешәр, Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск һәм Питрәч районнарында берәр яңа очрак. Безнең Яшел Үзән районында зарарланучылар юк.

Тулаем республика буенча 20 170 коронавирус очрагы теркәлгән, 17 263 татарстанлы савыккан, 451 кеше үлгән. Барлыгы 215 133 кеше вакциналаштырылган, шуларның 129 061е икенче прививкасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X