Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 35 яңа очрагы ачыкланган

Бүген республикада янәдән зарарлану очраклары гына теркәлгән, тәүлек эчендә 4,7 меңнән артык кешегә прививка ясатылган.

Төбәк оператив штабы хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда 35 зарарлану очрагы теркәлгән, тәүлек эчендә 33 кеше сәламәтләнгән, 14 кеше хастаханәгә салынган, 4 735 татарстанлы прививка ясаткан. Тәүлек эчендә өч үлем очрагы расланган.

Авыручыларның күбесе - Казанда яшәүчеләр - 24 кеше, өчесе-Питрәч районында, икесе Спас районында. Яр Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Тукай районнарында берәр яңа очрак теркәлгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 20 133 зарарлану очрагы теркәлгән, 17 234 кеше сәламәтләнгән, 449 кеше үлгән. Республиканың 209 631 кешесе прививка ясаткан, шул исәптән 129 061 кешегә - вакцинаның ике компоненты ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев