Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 69 очрагын ачыкладылар

Тагын ике үлем теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә ачыкланган COVID-19 очраклары 69ны тәшкил итә, шул ук вакытта 63ендә симптомнар күзәтелми, дип хәбәр иттеләр авыру белән көрәш буенча оператив штабта.

Барлыгы таҗ инфекциясе 9180 кешедә табылган.

Шәһәрләр һәм районнар буенча:

1. Казан - 50
2. Норлат - 6
3. Яр Чаллы - 5
4. Биектау районы - 3
5. Алексеевский - 1
6. Яшел Үзән - 1
7. Лаеш - 1
8. Түбән Кама - 1
9. Питрәч - 1

Коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды. 1958 елгы ир-ат һәм 1984 елгы хатын-кыз. Икесенең дә хроник авырулары булган.

Барлыгы татарстанлыларның COVID-19дан 121 үлем очрагы теркәлгән. Бөтен чор буена 8075 кеше савыккан (+45 соңгы тәүлек эчендә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев