Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 62 очракгы ачыкланган

Авыручылар арасында ике балигъ булмаган яшүсмер дә бар.

Узган тәүлектә Татарстанда 62 яңа коронавирус йоктыручы ачыкланды. Республика штабы хәбәр иткәнчә, барлык очраклар да контактлы характерында.

Тугыз кеше дәвалау учреждениеләренә госпитализациягә мохтаҗ. Калганнары өй шартларында дәвалана.

Авыручылар арасында ике балигъ булмаган зат бар. Инфекцияләнүчеләрнең төп яше 18дән 90 яшькә кадәр.

Татарстанда 41 авыручы ачыкланган. Алабуга районында авырулар юк. Өчәр инфекцияле кеше - Аксубай, Балтач муниципаль районнарында, икешәр - Бөгелмә, Кукмара, Яңа Чишмә, Норлат районнарында, берәр - безнең Яшел Үзән, Әлмәт, Биектау, Лениногорск, Түбән Кама, Питрәч, Тукай районнарында.

Барлыгы пандемия чорында 8274 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 51е соңгы тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев