Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 30 очрагы теркәлде

Татарстанда коронавирусның 30 очрагын 3 августта теркәгәннәр, дип хәбәр итә ТР оперштабы.

Авыручылар арасында бер бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге алты кеше, 10сы - 30дан 50 яшькә кадәр, бишесе - 50дән 60 яшькә кадәр, алтысы - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, икесе 70 яшьтән 80 яшькә кадәрге затлар.

Казаннанда 19 кеше авырып киткән, Югары Ослан районыннан өчәү, Түбән Камадан икәү, Питрәч, Нурлат, Лениногорск, Кукмара, Кайбыч һәм Яшел Үзән районнарыннан берәр.

Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.

Барлыгы Татарстанда 5694 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 4565 кеше савыккан, шул исәптән 4се узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев