Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның тагын 30 очрагы ачыкланган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны - 1 103.

14 августта Татарстанның оператив штабы узган тәүлектә ачыкланган коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 30 яңа очрагы турында хәбәр итә. Авыручылар арасында ике бала да бар.

Хәзерге вакытта инфекцияле кешеләрнең дүртесе республика хастаханәләренә китерелгән, калганнары өйдә дәвалана. Авыру таралу төбәктә даими яшәүче кешеләр арасында да, чит илләрдән кайтучыларда да теркәлгән.

Зарарлану очракларының иң күбе Казанда - 20. Тагын ике очрак Лаешта ачыкланган, моннан тыш, республиканың Актаныш, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Нурлат һәм безнең Яшел Үзән районнарында берәр очрак теркәлгән.

Бүгенге көндә Татарстанда рәсми рәвештә коронавирус белән авыручылар саны - 1103. Эпидемиянең бөтен чорында республика хастаханәләрендә әлеге вирус белән зарарланган 51 пациент үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев