Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавируның 32 очрагын ачыклаганнар

Татарстанда таҗ инфекциясе белән зарарлану очракларының гомуми саны 5341 гә җиткән. Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 32 очрагы ачыкланды.

Бу хакта оператив штаб хәбәр итте. Актив формада сигез авыру һәм 24е симптомсыз формада. Казанда ачыкланган очраклар - 19, дүртесе - Түбән Кама районында, икешәр - Яр Чаллыда һәм Югары Ослан районында, берәр очрак - Аксубай, Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай, Ютазы районнарында. Менделеевск районында яңа инфекцияләнүчеләр юк.

Эпидемия вакытында коронавирустан 31 кеше үлгән. 4193 кеше дәваланды. Тәүлек эчендә 26 кеше сәламәтләнде.
Элегрәк без Россиядә коронавирус эпидемиясе 2020 ел ахырына кадәр тәмамланмаячак, дип язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев