Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә 51 яңа коронавирус очрагы теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә 51 яңа Covid-19 коронавирус очрагы теркәлгән. Алар арасында - бишесе читтән кергән һәм 46сы контактлы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

"Уналты кеше хастаханәгә урнаштырылды, 35 кеше өйдә дәвалана», — дип аныклыйлар ведомствода.

Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән, анда 22 кеше йоктырган. Яр Чаллыда авыруның берничәгә кимрәк очрак билгеләнгән — 12. Яшел Үзән районында 2 яңа очрак теркәлгән. Республиканың тагын 13 муниципалитетында инфекцияләнүчеләр барлыгы ачыкланды.

Шулай итеп, 26 июльгә мәгълүматлар буенча, төбәктә пандемия башланганнан бирле авыруның 23 675 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 21 024 кешесе, шул исәптән 13е — узган тәүлектә савыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев