Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлегенә коронавирусның 23 яңа очрагы ачыкланды

Төбәктә авыру йоктыручылар саны 6835 кешегә җиткән, дип хәбәр итә ТРда COVID-19 белән көрәш буенча оперштаб.

21 кеше элегрәк авырып китүчеләр белән якыннан элемтәгә кергән, ике очрак читтән кергән. Бер кеше хастаханәгә озатыла, 22 йоктыручы өйдә дәвалана.

Иң күп йоктыручылар Казанда - 16, Буа районында ике очрак теркәлгән. Башка районнарда, безнең Яшел Үзәндә дә, йоктыру очраклары бердән артмый.

Бөтен чорда 5636 кеше савыкты, шул исәптән 18 кеше узган тәүлектә. 68 пациент үлде. Элегрәк Патяшина Татарстанда тотрыклы эпидемиологик вәзгыять турында белдергән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев