Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда әти-әнисе велосипед алмаганга малай үзенә кул салган

Кичә төнлә 10 яшьлек малай өендә асылынып үлгән дип хәбәр итә kznlive.

Туган көне җитәргә 10 минут кала малай үзенә кул салган, исән булса аңа бүген, 15 июньдә 11 яшь тулган булыр иде.

Әлмәттә булган әлеге фаҗиганың төп сәбәпләре билгеле түгел, тик фаразлар бар. Малай туган көненә иске велосипеды ватылгач, яңаны сораган була. Тик әти-әнисе риза булмый. Әлеге юк кына сыман тоелган сәбәп аркасында малай гомерен өзгәнме, юкмы икәнлеген хәзер тикшерүчеләр ачыклый.
Чыганак - Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев