Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Төбәк белән идарә итү үзәге» эшли башлаячак

"Халык контроле" үзәкне төзегәндә база мәгълүмати системасы булачак.

Татарстанда «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Төбәк белән идарә итү үзәге» (ЦУР) төзеләчәк. Тиешле күрсәтмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Республикада ЦУР проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы оештырылачак. Офис рәисе вазифаларын республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская кабул итәргә тәкъдим ителә, ә рәис булып Татарстан Президентының Мәгълүмати-аналитик идарәсе башлыгы Ленар Фәйзетдинов торырга тиеш.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты «Диалог» иҗтимагый элемтәләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә цифрлы проектларны үстерү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзиләр, ул үзәк төзүдә катнашачак.

ЦУР проектының кураторы итеп Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләнде. Ул ТР Президенты боерыгының үтәлешен контрольдә тотачак.
«Регион белән идарә итү үзәге» 2020 елның 30 гыйнварында җирле үзидарәне үстерү Советы утырышы йомгаклары буенча Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәләре исемлегенең 3 пунктын үтәү өчен төзелә. Аның нигезендә, Федерациянең барлык субъектларында да төбәкләрнең идарә үзәкләре төзелергә һәм муниципалитетларда шундый ук үзәкләрне оештыру буенча тәкъдимнәр күрсәтелергә тиеш. Документта үтәлү вакыты 2020 елның 1 декабрендә аталган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев