Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда татар хор музыкасының беренче цифрлы антологиясе язылган

Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры татар хор музыкасының беренче антологиясен бердәм цифрлы форматта язып алды. Аңа XX гасырда иҗат иткән атаклы татар композиторларының 18 әсәре керә.

"Ни өчен татарлар "Без булдырабыз" дип әйтәләр? Бу сүзләрнең мәгънәсе нинди? Без беркайчан да үз милләтебезне сатмадык һәм без барыгыздан да яхшырак дип әйтмәдек. Бу фразада безнең тигез хокуклы кешеләр арасында тигез булуыбыз салынган. Нәҗип Җиһанов Сергей Рахманиновтан композитор буларак яхшырак түгел, әмма ул аның бөеклегенә тигез. Безнең альбомның идеясе дә шунда: мирасыбызны күрсәтергә һәм аны Европа академия мирасына тиң итеп күрсәтергә», - дип сөйләде сәнгать җитәкчесе һәм хорның баш дирижеры Миләүшә Тәминдарова.

Аның сүзләренчә, антология цифрлы чыганакларда куелган инде, ә аңа кергән треклар Apple Music, Sound Cloud һәм Spotify кебек төп музыкаль интернет-мәйданчыкларда агымдагы ел ахырында тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X