Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ташлама алучыларга "коммуналка" түләү өчен 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр

Дәүләт, торак-коммуналь хезмәтләр өчен сумманың яртысын инвалидлар, ветераннар һәм фаҗигаләрдә зыян күрүчеләргә түләячәк.

2020 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә республика ташламалар бирсен өчен, федераль бюджеттан Татарстанга 2 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның тиешле боерыгы хөкүмәт сайтында бастырылган.

«Татарстан Республикасы - 2 млрд 390 млн 687 мең сум», - дип хәбәр ителә документта.

Ташлама, ветераннар, инвалидлар, шулай ук, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган. Алар торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50% ын түлиләр, ә сумманың калган яртысы федераль бюджет хисабына каплана.

Алданрак, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр Россия төбәкләре арасында иң түбәннәрнең берсе булуы ачыкланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев