Татарстанда талпаннар активлашты: беренче тешләү очраклары Яшел Үзән, Казан, Әлмәт районнарында теркәлде
Яшәеш

Татарстанда талпаннар активлашты: беренче тешләү очраклары Яшел Үзән, Казан, Әлмәт районнарында теркәлде

Татарстанда талпан активлыгы сезоны башланды: беренче тешләү очрагы 25 мартта Биектау районында теркәлде, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Роспотребнадзорда.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Соңгы мәгълүматлар буенча, 27 мартка республиканың медицина учреждениеләренә талпан тешләүдән зыян күргән җиде кеше мөрәҗәгать иткән.

Тешләү очраклары төбәкнең берничә районында теркәлгән: Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән, Норлат районнарында, шулай ук Казанда. 

Белгечләр билгеләп үткәнчә, талпаннарны куркыныч инфекцияләрга тикшерү традиция буенча апрель уртасында башлана, ә хәзерге кешеләрдән алынган талпаннарның анализлары әлегә үткәрелмәгән.


Нет комментариев