Татарстанда тагын 9 кеше коронавирстан үлгән
Татарстанда тагын тугыз кеше коронавирус инфекциясеннән үлде: 1933, 1941, 1957, 1953 елгы ирләр һәм 1935, 1945, 1954, 1952, 1935 елгы хатын-кызлар.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән ", - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
18 нче октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада Covid-19дан үлемнең 866 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев