Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тагын 70 кеше коронавирус белән авырый

Татарстанда тагын 70 кеше коронавирус инфекциясе белән авырый, шуларның 2се — читтән кергән, 68е — контактлы.

"25 кеше хастаханәгә салынган, 45 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 34, Чаллыда — 14, Түбән Кама районында — 6, Тукай районында — 3, Әлки һәм Алабуга районнарында — 2шәр, Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Норлат районнарында -1әр кеше авырый.

4 октябрьгә Татарстанда 27 331 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 23 358 кеше савыккан, шул исәптән 27 се-узган тәүлектә.

Барлыгы 1 088 887 кешегә вакцинация ясалган (үсеш — 3 110), шуларның 953 968е икенче прививка алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев