Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тагын 40 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән чирләүнең 40 очрагы теркәлгән. Бу хакта матбугат конференциясе вакытында ТР Роспотребнадзор башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Ул искәрткәнчә, Татарстанда коронавирус белән 21 лаборатория шөгыльләнә. Тәүлек эчендә 7 800 тест уздырылган, бүгенгә, артып бару тәртибендә, барлыгы 2,1 млн.

Яңа очраклар Казанда, Чаллыда һәм тагын 9 районда ачыкланган. Башкалада 15 кеше авырый, тагын 11е - автокалада. Өч авыру Чирмешән районында, икешәр кеше Азнакай, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында. Нурлат һәм Саба районнарында берәр яңа очрак теркәлгән.

Гомумән алганда, Татарстан буенча 19 195 коронавирус очрагы теркәлгән, бөтен чорда 15 957 татарстанлы терелгән. 407 кеше вафат булган. 119 478 кеше вакцинацияләнгән, шуларның 75 720се инде икенче прививканы да ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев