Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тагын 30 кеше коронавирус йоктырган

Региональ сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус йогышы белән авыручы яңа кешеләр турында хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматларына караганда, узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанның 30 кешесендә ачыкланган, аларның 12се ковид-госпитальләргә озатылган.

Казан тәүлеклек авырулар саны буенча алда бара. Биредә тәүлек эчендә 16 covid очрагы теркәлгән. Чаллыда коронавируслы җиде кешене ачыклаганнар. Яшел Үзән районында бер яңа очрак теркәлгән.

Бөтен вакыт эчендә 21 938 татарстанлыга коронавирус диагнозы куелган, 19 322 кеше савыккан, 518 кеше мәкерле авыру корбаны булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев