Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тагын 1241 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә 1241 кеше коронавирус белән авырган, аларның икесе республикадан читтә йоктырган.

"230 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 1011 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итәләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.



Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, 18 яшькә кадәрге балалар арасында авыручылар саны - 216 кеше. Иң күп очраклар Казанга (630) туры килә, Яр Чаллыда 178 авыру ачыкланган. Районнарда иң күп авыручылар Зәй (82), Алабуга (50), Алексеевск (44), Яшел Үзән (33), Актаныш (30), Түбән Кама һәм Апас (29) районнарында теркәлгән.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 57 250 Covid-19 очрагы теркәлгән, бу чорда 41 024 кеше савыккан, узган тәүлек эчендә — 565.

Вакцинацияне 2 420 812 кеше узды (үсеш 4 400), шуларның 1 894 126сы икенче прививка ясатты. 205 835 кеше ревакцияләнде.

Коронавирусның корбаннары - алты татарстанлы: 1940 елгы ир-ат һәм 1932, 1937, 1946, 1944 һәм 1955 елларда туган дүрт хатын-кыз. Коронавирус нәтиҗәләре аркасында пандемия вакытында республиканың 1633 кешесе үлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев