Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Спутник V» коронавирсыннан беренче вакцинаны медицина хезмәткәрләре алачак

Вакцинация алдыннан медикларга ПЦР-мазок һәм Covid-19га тест ясаячаклар.

Татарстанда беренчеләрдән булып «Спутник V» коронавирсыннан медицина хезмәткәрләре вакцина алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.



"Киләсе атнада безгә беренче мең доза [Спутник V" вакцинасы] киләчәк дип планлаштырабыз. Беренче чиратта медицина хезмәткәрләре, бигрәк тә таҗ инфекциясеннән авыручылар белән хезмәттәшлек итүчеләр вакцинацияләнәчәк», - дип билгеләп үтте спикер.

Министр урынбасары вакцинацияне эш урыны буенча оештыралар, дип өстәде. Аны поликлиникалардан мобиль бригадалар үткәрәчәк.

Прививка алдыннан табибларга коронавируска каршы тест ясыйлар һәм ПЦР-мазокны алалар. Алар өчен процедуралар бушлай булачак.

Барлык әзерлек чаралары инде башланган, препаратны саклау өчен урыннар әзерләнгән, дип йомгаклады Жаворонков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев