Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда соңгы тәүлектә 95 кеше савыккан

Татарстанда соңгы тәүлеккә таҗ инфекциясенең 46 яңа очрагы ачыкланды.

Татарстанда тәүлеккә 46 яңа коронавирус очрагы теркәлгән, барысы да авыру белән элемтәдә булган, дип хәбәр итте COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб.
6 кеше хастаханәгә озатылган, 40ы - өйдә дәвалана.

Казанда 28 авыручы ачыкланган, безнең Яшел Үзән районында, Яр Чаллыда һәм Әлмәт районында - 3әр авыру. Икешәр - Нурлат һәм Саба районнарында. Буа, Биектау, Лениногорск, Менделеевск һәм Питрәч районнары берәр авыруны ачыкладылар.

ТРда тәүлек эчендә 95 кеше, пандемия чорында 7 439 кеше сәламәтләнде.
Барлыгы Татарстанда 8 374 СОVID-19 очрак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев