Татарстанда шәмәхә бодайдан файдалы икмәк пешерәчәкләр
Безнең селекционерлар Россиядә беренчеләрдән булып шәмәхә төстәге бөртекле «Надира» бодаен үстерде.
Бөртектә кеше өчен файдалы антоцианнар бар. Бу үсемлек җимешләренә һәм чәчәкләренә кызгылт һәм зәңгәр төс бирә торган пигментлар. Алар иммунитетны арттыра, онкология авыруларын профилактикалауга ярдәм итә һәм картаюны акрынайта.
Икмәк пешергәндә бу кыйммәтле матдәләрне саклап калу өчен махсус технология кирәк, аны булдыру өстендә Татарстан галимнәре эшли. «Чаллы-Икмәк» кызгылт бодайдан «эксклюзив» икмәк пешерә башларга планлаштыра.
Бу хакта Абау телеграмм каналы яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев