Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең конфессияара никахларны тыю турында фетвасын тәнкыйтьләделәр

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә (Камил Сәмигуллин җитәкли) мөселманнарның христианнар һәм иудейкалар белән никахларын төзергә ярамавы турындагы РФ Диния нәзарәте фетвасы белән килешмәгәннәр.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте улемнары Советы РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан диннәр арасындагы никахлар турындагы карары белән килешмәвен хәбәр итә", - дип белдерделәр Камил Сәмигуллин оешмасында.

Мөфтият матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конфессияара никахлар төзү мәсьәләсе буенча позициясе изге Коръән аятләрен һәм мазхаб традицияләрен турыдан-туры шәрехләүгә нигезләнә һәм элегрәк ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге тарафыннан белдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев