Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда РФ Конституциясе буенча тавыш бирүгә участоклар әзерләүне төгәлләделәр

Илнең Төп законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньдә башланачак.

Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк. Барлык участокларны әзерләү төгәлләнде. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

"Уңайлык өчен без гражданнарга участокларга үз битлекләре, перчаткалары һәм авторучкалары белән килергә киңәш итәбез, тик әгәр кемдер алардан башка килсә, аңа кирәкле бөтен әйберләрне бирәчәкләр", - диде Кондратьев.

Шул ук вакытта, ул сайлау участокларына керүчеләрнең барысының да температурасын үлчәячәген билгеләп үтте. "Бу тавыш бирүчеләргә генә түгел, комиссияләр әгъзаларына, күзәтүчеләргә, хокук саклау органнары, ММЧ хезмәткәрләренә дә кагыла. Тавыш бирүдә катнашучыларның барысының да сәламәтлеге өстенлекле, шуңа күрә мондый саклану чаралары атна дәвамында гамәлдә булачак, - дип ассызыклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Тавыш бирү алдыннан барлык участокларда санитар эшкәртү үткәрәчәкләр, ә көн дәвамында монда дезинфекцияләүче эремәләр белән дымлы җыештыру узачак. Керү һәм чыгу юлында дезинфекцияләүче келәмнәрне һәм кулларны эшкәртү чараларын урнаштырачаклар.

Маршрутлар һәм тавыш бирүчеләр өчен дистанцияне күрсәткечләр аңлата. Мебель һәм җиһазларны куркынычсыз ераклыкта урнаштырачаклар, тавыш бирү өчен кабинкалардан алгы пәрдәләр алынган.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча үз фикерләрен белдерү хокукына 2,9 млн татарстанлы ия. Республиканың 101,3 меңнән артык кешесе өйдә тавыш бирү теләге турында белдерде. Бу категория гражданнар өчен бюллетень, гариза, авторучка, битлек һәм перчаткалы махсус пакетлар әзерләнгән. Тулаем пакетлар алдан дезинфекцияләнә. Күчмә комиссияләрнең составлары индивидуаль яклау чаралары белән тәэмин ителгән, аларның автомобильләренә санитар эшкәртү каралган.

Өйдә тавыш бирергә ниятләүләре турында алдан хәбәр итәргә өлгермәгән гражданнар моны плебисцит үткәрү өчен каралган атналык вакытта эшли ала. Гаризалар участок комиссияләрендә 1 июльнең 17 сәгатенә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев