Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча бизнес өчен кайнар линияләр эшли

ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды Татарстан территориясендә кайбер җәмәгать урыннарында, спорт һәм мәдәният оешмаларында булу өчен QR-кодлар кертү белән бәйле мөрәҗәгатьләр һәм сорауларны кабул итә. Эшмәкәрләргә бушлай "кайнар линия" номеры буенча консультация алырга мөмкин: 8(843) 524-90-90.

Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы инициативасы буенча "Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсы белән берлектә оештырылган COVID-19 аркасындагы яңа кагыйдәләр һәм чикләүләр белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча бизнеска консультация бирә.
«Тикшерелгән бизнес» экспертлары контроль-күзәтчелек органнары белән берлектә санитар-эпидемиологик чикләүләр фонында эш тәртибен 8(800)222-37-22 телефоны аша яисә сайтта махсус форма аша аңлаталар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11 октябрьдән эпидемиологик вәзгыять аркасында өстәмә чикләүләр кертелде. Аерым алганда, рестораннарда булу гамәлдәге QR-кодларны күрсәткәндә генә мөмкин. Бу сәүдә үзәкләренә, аквапаркларга, бассейннарга һәм башка урыннарга да кагыла. Шулай ук 11 октябрьдән аерым категория гражданнар өчен COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев