Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда полиция хезмәткәрләре ялган акча купюраларын сатуда шикләнелүчене тоткарлаган

Казанда 5 мең сумлык 4 ялган акча купюрасын сатуда шикләнелүче 37 яшьлек кешене тоткарлаганнар.

 Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре 2020 елның апрель азагында шикләнелүче интернетның берсендә эшли торган кибеттә 15 ялган акча купюрасы заказ биргәнен ачыклаган. Яшәү урыны буенча тентү барышында шикләнелүченең 5 ялган акча купюрасы, шулай ук ялган акча купюралары яшерелгән маркер һәм төргәк алынган.
Оперативниклар билгеләгәнчә, аның бер купюрасын даруханәдә, ә икенчеләрен шәһәр кибетләрендә калдырган, калган 5 ялган акча купюрасын юк иткән, чөнки алар начар сыйфатлы булган.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 186 маддәсенең 1нче бүлеге "Ялган акча яки кыйммәтле кәгазьләр әзерләү, саклау, күчерү яки сату" буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддә санкцияләре белән каралган иң зур җәза сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү. Хәзерге вакытта шикләнелүчегә карата читкә китмәү турында язу рәвешендә чикләү чарасы сайланды.

ТР буенча ЭЭМ УЭБиПК матбугат сәркатибе Люция Тимергалиеваның оператив видеосын безнең сайтта карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев